Территориаль орган хәбәр итә

2016 елның 22 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм кисәтү буенча сәүдә объектларына мониторинг һәм контрольлек чаралары үткәреп килә. Әйтергә кирәк, әлеге эш нәтиҗәләре –күзгә күренерлек.

2016 елның августында хосусый эшмәкәр Г.Шәйхетдинованың Арча районы Ташкичү авылында урнашкан кибетендә алкогольле продукцияне ваклап сату өчен лицензиягә ия булмаган килеш, билгеләнгән үрнәктәге маркаларсыз һәм тиешле товарны озату документларысыз гына «Пять озер» аракысын сату факты ачыкланды. Шулай итеп, 8,5 литр күләмендә легаль булмаган алкогольле продукцияне законсыз әйләнештән алырга туры килде. Тиешле лицензиядән башка гына алкогольле продукция сату факты буенча административ материал Татарстан Республикасы Арбитраж судына карап тикшерүгә җибәрелде. Ачыкланган башка фактлар буенча административ тикшерү алып барыла.

Моннан тыш хосусый эшмәкәр М.Мөхәммәтшинның Арча районы Качиле авылында урнашкан кибетендә һәм Балтач районының Кече Лызи авылында урнашкан «Статус» ҖЧҖ кибетендә чикләнгән вакытта алкогольле продукция сатуның 2 факты билгеләнде. Әлеге ике факт буенча административ материал ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенә карап тикшерүгә җибәрелде.

 Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы суррогат хәмер продукциясе сатуның барлык фактлары буенча “кайнар линия” телефоны ( 8843 66 3-22-69) аша хәбәр итүне сорый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International