Чаллы территориаль органына Тукай районында яшәүче бер туташ мөрәҗәгать итте. “Распродажа”дан дус кызымның туенда кию өчен тектереп алынган күлмәгемә бик тә туры килеп торган аяк киеме сатып алган идем. Әмма җәйге яңа аяк киемемне 1-2 сәгать киюгә, каешларыннан берсе өзелеп чыкмасынмы! Беренче күзгә ташланган туфлине тиз генә сатып алырга туры килде. Икенче көнне кимәс борын ук каешы өзелеп чыккан аяк киеме өчен түләнгән акчамны кире кайтару максатыннан теге кибеткә юл тоттым. Әмма, сатучылар, “распродажа” товары буенча, янәсе, бернинди дә дәгъва кабул ителмәгәнлеген сылтау итеп, сыйфатсыз танкетка өчен түләнгән акчамны кире кайтарудан баш тартты. Чынлап та, мондый очракта сатып алучының таләбе канәгатьләндерелми калырга тиешме икәнни соң? Шулай икән, ни өчен сатып алучыларны бу хакта алдан ук кисәтеп куймыйлар?”
Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Р.Прилукова бу хәлне түбәндәгечә аңлатты.
“Йомшак кына итеп әйткәндә, сатып алучыларның хәйләсе бу. Кибетләр “распродажа” оештырып, кагыйдә буларак, сезонлы товарларга бәяне киметә һәм шул рәвешле товар белән шыплап тутырылган складларын яңа товар китерер алдыннан бушатып калдырырга тырыша. Әлбәттә инде, беркем дә үзенә зыянга сәүдә итеп ятмый. Башта бәяне нык кына күтәрәләр, шулай итеп яңа (ташламалы) бәя шактый ук очсыз булып күренә. Шул ук вакытта кибет, “распродажа” кебек, сатып алучыларны үзенә җәлеп итү хәйләсеннән файдаланган очракта да сатылган товары өчен җавап бирергә тиеш. Димәк, товарда нинди дә булса кимчелекләр ачыклаган очракта, сатып алучы “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының 18 статьясы нигезендә түбәндәге таләпләрне куя ала:
- сатып алу бәясен тиешенчә киметү;
- шундый ук маркадагы башка товарга алыштыру, яки, сатып алу бәясен яңадан исәпләп, башка маркадагы шундый ук товарга алыштыру;
- түләнгән акчасын киредән бирүләрен таләп итеп, сатып-алу килешүен өзү, сатучыга яраксыз товарны кире кайтарып бирү.
Ә менә ниндидер кимчелекләргә ия булып, бәясе киметелгән товарга карата - бөтенләй башкача “мөнәсәбәт”. Мондый товарлар, бәясен киметү сәбәпләре күрсәтелеп, махсус маркировкага ия булырга тиеш. Моннан тыш, РФ Хөкүмәтенең 19 гыйнвар, 1998 ел, №55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләренең 11 пункты нигезендә, “ сатудагы товар кулланылышта булган очракта яисә товарда кимчелек (кимчелекләр) юкка чыгарылган очракта, сатып алучыга бу хакта мәгълүмат бирелергә тиеш. Сатучы товардагы кимчелекләр турында сатып алучыны телдән генә түгел, язмача да (товар ярлыгында, товар чегыда яки башка ысул белән) кисәтергә тиеш”.
Шулай итеп, бәясе киметелгән товарларга югарыда телгә алып үтелгән таләпләрнең берсе дә кагылмый, чөнки кулланучы алдан ук товарның кимчелекләре турында кисәтелгән булып чыга. Димәк, “распродажа” белән товарны бәясен киметеп сату арасында аерма зур. Шуңа күрә товарның бәясен киметү сәбәбен, шулай ук, түләгәнче, аны кире кайтару яки, башкасына алыштыру мөмкинлеге турында белешүдән тартынып тормагыз.