Алдау, яки хәмер белән могҗизалар китереп чыгару

2016 елның 24 августы, чәршәмбе

2016 елның 17 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына Россия Эчке эшләр министрлыгының Алексеевск һәм Яңа Чишмә районнары буенча бүлекләреннән легаль булмаган хәмер продукциясен ташу фактлары буенча тикшерүләр материаллары карап тикшерү һәм карарлар кабул итүгә алынды.

Полиция хезмәткәрләре көндез  Казань – Оренбург автомобиль юлының 171нче чакрымында  бер үк вакытта ике машина: «Opel Astra» һәм «Opel Mokka» машиналарын туктаткан. Әтнә районында яшәүче әлеге ике ир-атның үз автомобильләре багажнигында Россия Федерациясе законы нигезендә билгеләнгән маркировкасы булмаган килеш кенә Казахстан Республикасында җитештерелгән алкогольле продукцияне китерүләре ачыкланган. Закон сүзен колакларына да элмәгән бу ир-атларның үзләре әйтүенчә, Казахстаннан хәмер шәхси максатта куллану өчен сатып алынган.

Төнлә  Казан – Оренбург автомобиль юлының  87 нче чакрымында «ВАЗ 21104» машинасын тикшерү барышында багажнигында, этикеткасына «Вода минеральная «Белебеевский источник» дип язылган булып та, бөкесен ачып җибәрүгә тирә-юньгә этил спиртының “хуш исен” тараткан үтә күренмәле сыекча тутырылган 1,5әр литрлы 20 пластик шешә табылган. Әмма әлеге продукция хуҗасы – Чуашстан Республикасы гражданины үзенең аңлатмасында раславынча, продукцияне ул, янәсе, шешәсе 35 сумлык минераль су буларак, Башкортстан Республикасы кафеларыннан берсендә сатып алган. Имештер, бу шшешәләргә хәмер продукциясе тутырылганлыгын күз алдына да китереп карамаган.

 Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре легаль булмаган алкогольле продукция ташу фактлары буенча административ тикшерүләр үткәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International