Саба муниципаль районы Тимершык авылында гражданнарны кабул итү оештырылды

2016 елның 26 августы, җомга

Сатып алучылар көнкүреш техникасын, электроника һәм хәтта көндәлек файдалану товарларын сатып алганда кайвакыт “Нәрсә эшләргә?”, “Кая мөрәҗәгать итәргә?” һәм “Кулланучы буларак, үз хокукларыңны ничек якларга?” дигәнрәк сораулар алдында кала.

Шуны истә тотып, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгечләре -  Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Б.И.Кадыйров,  Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы әйдәп баручы белгеч-эксперты А.И.Хәлилов Саба муниципаль районы Тимершык авылында яшәүчеләр өчен әлеге җирлектә яшәүчеләргә күчмә кабул итү оештырды. Кабул итүнең максаты – куллану базары өлкәсендәге закон мәсьәләләре буенча  халыкның хәбәрдарлыгын үстерү, куллану базарында үз-үзеңне дөрес итеп тоту күнекмәләренә өйрәтү иде.

Кабул итүдә Тимершык авылында яшәүчеләр сыйфатсыз товарлар сатып алганда килеп чыгу ихтималы булган төрле хәлләр буенча фикер алышуда катнашты һәм намусын җуйган сатучы белән сүзгә кергәндә үзләрен яклау алымнары белән кызыксынды. Сорауларның төп өлеше электроникага кагылышлы булды. Чөнки электрон техника товарлары категорияләренең күпчелеге техник яктан катлаулы товарлар исемлегенә керә, бу исә аларны башкасына алыштырып алу һәм кире кайтарып бирүне катлауландыра.

Кабул итүгә килүчеләрнең барчасы, сыйфатсыз товарга юлыкканда, кулланучы буларак, үз хокукларын яклау мәсьәләсе буенча ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләреннән тулы җаваплар ишетүгә иреште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International