Территориаль орган хәбәр итә

2016 елның 26 августы, җомга

2016 елның 24 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органында, “Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз җитештерү һәм (яки) әйләнештә йөртүне кисәтү чараларын тормышка ашыру турында” 28.09.2015 ел, №1027 РФ Хөкүмәте карары нигезендә,  стандартларның мәҗбүри таләпләренә, санитария кагыйдәләре һәм гигиена нормативларына туры килми торган, законлы көченә кергән судлар карары буенча конфискацияләнгән этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне «Росспиртпром» ААҖ вәкилләренә тапшыру булды.   Шулай итеп, барлыгы 3528,97 литр хәмер продукциясе тапшырылды. Шуның 1904,37 литры    - алкогольле һәм 1624,6 литры  - спиртлы продукция.

 Алкогольле һәм спиртлы продукцияне юкка чыгару Белгород өлкәсендә хәл ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International