“Халык контроле” бүлегенә Әгерҗе шәһәрендә урнашкан «Сапожок» кибетендә “фанфурик”ларның сатылуына ризасызлык белдереп шикаять кергән иде.
2016 елның 24 августында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгечләре Эчке эшләр министрлыгы, Әгерҗе районы башкарма комитеты хезмәткәрләреннән торган эш төркеме составында шикаятьтә күрсәтелгән кибеттә “ике төрле максатта” кулланыла торган дүрт атамадагы спиртлы продукция сату фактын ачыклады. Шулай итеп, 538 савыт спиртлы сыекчаны законсыз әйләнештән алырга туры килде. Закон бозучы эшмәкәргә карата РФ КоАП 14.16 статьясының 1 өлеше буенча административ хокук бозу турында эш кузгатылды.
Хәзер инде «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына мөрәҗәгать иткән зат матди бүләкләнүгә өмет итә ала.