26 август көнне башкарма комитет бинасында Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Лилиана Фәттахова, Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы контрольлек-инспекция бүлеге начальнигы Наталья Кукушкина, Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча бүлеге хезмәткәрләре катнашында “Алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм булдырмый калу, 2016 елга максатлар һәм бурычлар” дигән темага Ведомствоара комиссия утырышы булып узды. Чарада Алабуга муниципаль районында урнашкан сәүдә объектлары җитәкчеләренә авыл җирлекләрендә урнашкан сәүдә объектларында этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнеше күләмен учетка алуның бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасыннан (ЕГАИС) файдалану зарурилыгы турында аңлатмалар бирелде.
Моннан тыш утырышта алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнеше фактларына юл куймау мәсьәләсе буенча закон бозучыларга карата нинди гамәлләр кылынырга тиешлеге билгеләнде.