Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хосусый эшмәкәр И.В.Медведцеваның баш киемнәре бүлегендә эшмәкәрләр һәм аларның хезмәткәрләре өчен “Түгәрәк өстәл” үткәрде. Әңгәмә барышында территориаль орган хезмәткәрләре “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Законның төп нигезләмәләре (алар нигезендә, сатучы сатып алучыга сыйфаты килешүдә каралганга туры килердәй товар тапшырырга тиеш) турында сөйләде. Килешүдә товарның сыйфаты турында шартлар күрсәтелмәгән очракта сатучының кулланучыга кулланылыш өчен яраклы булып, гадәттә мондый товарга куела торган таләпләргә туры килердәй товарны тапшырырга тиеш булуы билгеләп үтелде. Шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәтенең №55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре бүлекләре (кулланучыларның үзләренә турыдан-туры кагыла торган) аңлатылды. Товарда ачыкланган кимчелекләрнең килеп чыгу сәбәпләре турында бәхәс купкан очракта сатучының үз хисабына товарга экспертиза үткәрергә тиешлеге искәртелде. Шул ук вакытта кулланучының экспертиза үткәрүне карап торуга һәм, риза булмаган очракта, мондый экспертиза бәяләмәсен суд тәртибендә бәхәсле дип игълан итүгә хокуклы булуы аңлатылды. “Кулланучы яраклылык срогы билгеләнгән сыйфатсыз товар сатып алган очракта, сатучы бу товарны сыйфатлысына алыштырып бирүгә яки, товардагы кимчелекләр яраклылык срогы чикләрендә ачыкланган очракта, кулланучыга түләнелгән акчасын кире кайтарып бирүгә бурычлы”, дип искә төшерелде. Шул исәптән сатучыларны гына түгел, сатып алучыларны да кызыксындырган күп кенә мәсьәләләр каралды. Чарада катнашучыларга кулланучы өчен белешмәлекләр: “Көнкүреш техникасын сатып алу, куллану һәм аңа хезмәт күрсәтү буенча”, “Җирле продукциянең өстенлекләре турында” белешмәлекләр, шулай ук “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законы өләшенде.
Шул ук вакытта баш киеме әйләнә-тирә мохитнең тискәре йогынтысыннан башны саклау белән беррәттән, кешенең образын да үзгәртә: гадәти ир-атны – джентельменга, ә хатын-кызны – дамага әйләндереп куя, дигән фикер чарада кызыл җеп булып сузылды.