Чынбарлыктагы хәлләр һәм чынбарлыкка якын да килми торган аңлатмалар

2016 елның 31 августы, чәршәмбе

 Узган атнада Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына Росия Эчке эшләр министрлыгының Алексеевск, Әлки һәм Яңа Чишмә районнары буенча бүлекләреннән легаль булмаган хәмер продукциясен ташу фактлары буенча тикшерүләр материаллары карап тикшерү һәм карарлар кабул итүгә алынды.

Полиция хезмәткәрләре төнлә Казан – Оренбург юлының 87 нче чакрымында  «Renault Logan» машинасын тикшергәндә Казахстан Республикасында җитештерелгән алкогольле продукциягә тап булган. Продукция хуҗасы – Татарстан Республикасы Биектау районында яшәүче  ир-ат 12 шешә «Парламент» аракысын үзенең кирәк-ярагына дип Соль-Илецк шәһәрендә сатып алганлыгын һәм менә шуны ялдан соң өенә алып кайтып барганлыгын аңлаткан.

Полиция хезмәткәрләре тагын төнлә белән Әлки районы Апак авылында Казахстан Республикасы гражданины “иярләгән” «Vokswagen Transporter» машинасы юлына аркылы төшкән. Автомобильне тикшерү барышында 22 литр күләмендә Казахстан продукциясе – аракы һәм коньякның берничә төре табылган. Продукция хуҗасы әйтүенчә, хәмерне ул, янәсе, үз ихтыяҗлары өчен сатып алган. Әмма продукцияне ни сәбәптән Казахстаннан Казанга алып килгән?! Ир-ат башкалабызга үзенең гаиләсе өчен кием-салым һәм азык-төлек сатып алырга килгән, имеш...

Полиция хезмәткәрләре кичен Яңа Чишмә авылында Түбән Кама егете “иярләгән”«ВАЗ 111930» машинасын тикшерү барышында, этикеткасына «Вода минеральная «Туган як» дип язылса да, этил спиртына хас билгеләре булган үтә күренмәле сыекча тутырылган 5 литрлы 1 зур шешә табып алган. Закон бозучы  продукциясен, янәсе, юл кырыенда сатып алганлыгын аңлаткан. Ә инде спиртлы сыекча икәнен спирт исен тоеп алгач кына аңлаганлыгын әйткән. Шул сәбәптән продукциясен ихтыярый төстә полиция хезмәткәрләренә биреп калдырырга уйлаган хәтта... Чынында аның планы өлешчә тормышка ашырылган – продукциясе полиция хезмәткәрләренә килеп эләккән. Әмма үзе уйлаганча гына түгел...

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре легаль булмаган алкогольле продукция ташу фактлары буенча административ тикшерүләр алып бара.

Моннан тыш узган атнада территориаль органга Россия эчке эшләр министрлыгының Нурлат һәм Чистай районнары буенча бүлекләреннән гражданнарның ТР КоАП  2.8 статьясы буенча административ хокук бозулары турында 2 материал керде. Барлыгы 0,75 литр күләмендә көмешкә законсыз әйләнештән алынган. Законга төкереп караучылар продукцияне 0,25  һәм 0,5 литр сыешлы төрле савытларга тутырып саткан. Шул ук вакытта “товарның” ярты литры бәясе 90-100 сум чикләрендә тирбәлгән. Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан эшләрне карап тикшерү вакытын һәм урыннарын билгеләү турында билгеләмәләр чыгарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International