31.12.2014 ел, № 530-ФЗ Федераль законда сатып алучыларны алдаган өчен җәза чаралары тагын да катгыйланды.
- Товар сатканда түбәндәгеләр кулланучыларны алдау дип санала:
бәясен ялганлап исәпләү;
авырлыгын ялганлап үлчәү,
озынлыгын ялганлап үлчәү.
Товарлар сатып алучы яки хезмәт күрсәтүләргә заказ бирүче гражданнарны белә торып алдаган өчен аерым җәза чаралары күздә тотылган. Гражданнарга түбәндәгеләр буенча дөрес булмаган мәгълүматлар бирү дигән сүз бу:
- товарның куллану үзенчәлекләре;
- товарның сыйфаты буенча.
Түбәндәгеләрне саткан өчен җәза чаралары шактый ук көчәйтелде:
- алкогольле продукция контрабандасы;
- тәмәке контрабандасы;
- контрафакт продукция.
Сатып алучыны алдау максатыннан чыгып, читләрнең товар билгеләрен (танылган брендлар) кулланган өчен дә җәза катгыйланды. Хәзер мондый продукция хуҗасыннан тартып алына. Законсыз җитештерүдә кулланыла торган җиһазлар һәм материаллар да конфискацияләнергә тиеш.
Гадәти сатып алучылар бик еш кына шактый ук кыйммәт бәядән әнә шундый “фирменный” продукция сатып ала. Нәтиҗәдә ул берникадәр вакыт узганнан соң ук сафтан чыга. Бу хәл, әлбәттә инде, сатып алучыларның ачуын чыгарып кына калмый, бәлки атаклы компаниянең абруена да “суга”. Товарның сыйфатын һәм аның товар билгесенә туры килү-килмәвен тикшерү өчен товар экспертизасы таләп ителә.
Сатып алучыларны алдаган өчен җәза чаралары
1. Товарларга (хезмәт күрсәтүләр, эш башкарулар) заказ биргән клиентларны алдаган (товар авырлыгын яки озынлыгын алдап үлчәгән өчен) түбәндәге административ җәза күздә тотылган:
гражданнарга билгеләнелә торган штраф – 3-5 мең сум;
вазыйфаи затларга билгеләнелә торган штраф – 10-30 мең сум;
юридик затларга билгеләнелә торган штраф – 20-50 мең сум.
Кулланучылар еш кына нәкъ менә зур гипер- һәм супермаркетлар эшчәнлегеннән зарлана. Кайвакыт аларның моң-зары ассортиментның зур булуына бәйле: әйтик, сатучылар кайбер товарларның бәя белешмәлекләрен вакытында алыштырырга өлгерми. Хәер, күпчелегебез сатып алучыга товарның бәясен, шулай ук авырлыгын (кирәк булганда) бик төгәл билгеләү мөмкинлеге бирердәй товарлардагы штрих-кодларны укый торган аппаратлар барлыгын да белә торгандыр. Тик, ни кызганыч, мондый техниканы зур кибетләрнең кайберләрендә генә күрергә була.
Шуның аркасында бәя белешмәлегендә күрсәтелгән товар бәясенең касса чегындагы бәягә туры килмәү очракларына җирлек барлыкка килә. Чекта “көтмәгәндә генә” товарның артык авырлыгы һәм хәтта артык товарның пәйда булуы – сатып алучыны алдауның иң киң таралган ысулы.
Әйтик, кулланучы берничә йогырт сатып ала. Кассир чекта аңа тагын бер йогырт өсти. Кулланучы чектагы озын исемлектә моны күрмичә дә калырга мөмкин. Озак сатылмыйча яткан яшелчәне яңа китерелгәне белән катнаштырып сату, төрле партияләрне катнаштырып сату, шул ук вакытта иң кыйммәт бәя кую очраклары да булгалый. Кайбер очракларда үлчәү тиешледән артыгракны күрсәтә.
2. Товарның яки хезмәтләр күрсәтүнең куллану үзенчәлекләре (сыйфаты) турында ялган мәгълүматлар тапшыру белән бәйле рәвештә белә торып алдаган өчен штраф салына:
гражданнарга 3-5 мең сум күләмендә.;
вазыйфаи затларга 12-20 мең су күләмендә;
юридик затларга 100-500 мең сум күләмендә.
3. Кулланучының сатудагы товар (эш, хезмәт күрсәтү), җитештерүче һәм эш башкаручы, аның эш режимы турында кирәкле һәм дөрес мәгълүматлар алуга хокукын санга сукмау кисәтүгә яки вазыйфаи затларга 500дән 1000 сумга кадәр; юридик затларга 5000нән 10000 сумга кадәр административ штраф салуга китерә.
4. Килешүгә кулланучылар хокукларын яклау турында законда билгеләнгән кулланучы хокукларын кыскан шартлар кертү вазыйфаи затларга 1000нән 2000 сумга кадәр; юридик затларга 10000нән 20000 сумга кадәр административ штраф салуга китерә.
5. “Пират” продукциясе белән сәүдә иткән өчен гражданнар 2 000 сумга һәм аннан күбрәк суммага штрафка тартылырга мөмкин.
Шулай ук авторлык хокукларын санга сукмау нигезендә җитештерелгән интеллектуаль продукция дә контрафакт продукция буларак санала. Бу:
- программа продукциясе;
- китаплар, журналлар һ.б.
Сатып алучыны кәкре каенга терәткән “челтәр” мошеннигын да, теләсә кайсы башка мошенник кебек үк, акылга өйрәтергә мөмкин. Моның өчен үз вакытында Эчке эшләр министрлыгының махсус идарәсенә генә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу бүлек нәкъ менә виртуаль мошенникларга каршы көрәшү өчен оештырылган. Шикаять түбәндәгечә тапшырыла:
- телдән;
- язмача.
Шикаятьтә үз таләбеңне һәм алдашу очрагының ни рәвешле килеп чыгуын төгәл генә бәян итәргә кирәк.
Әмма нинди генә законнар кабул ителмәсен, игътибарлырак булу беребезгә дә комачауламаячак.