“Өч кеше җыелса – базар, җиде кеше җыелса – ярминкә”, ди халык. Ничек булса-булсын, әмма ярминкәләр җитештерүчеләр һәм сатучыларга яңа сатып алучылар табу, ә инде халыкка, тәкъдим ителә торган продукция ассортименты белән танышып, аны сатып алу мөмкинлеге бирә.
31 август көнне Түбән Камада Бөтенроссия товарлар ярминкәсе булып үтте. Аны рәсми ачу 12.00 сәгатькә генә билгеләнгән булса да, товарлар белән кызып-кызып сәүдә итү күпкә алданрак башланды. Ярминкәне «Выставочная Компания – Регионы» ҖЧҖ оештырды. Бу җәмгыять быел мондый ярминкәләрне Россиянең 5 төбәгендә: Татарстанда, Пермь крае, Башкортостан, Ульяновск һәм Саратов өлкәләрендә үткәрергә ниятли. Ярминкәдә халык өчен товарларның киң ассортименты: азык-төлектән (колбаса, сыр, ит һәм ит консервлары, бал, илнең төрле төбәкләреннән китерелгән балык, икмәк-күмәч ризыклары – шундук аларның тәмен дә татып карарга була иде) башлап, кышкы кием-салымга кадәр (өстәвенә әле җитештерүчеләре куйган бәядән генә) тәкъдим ителде.
Ярминкәдә “читтән килгән” сатучылар арасында республика җитештерүчеләре: “Алабуга ит консервлары комбинаты” АҖ һәм “Түбән Кама икмәк комбинаты” ААҖ катнашты.
Шулай ук ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре дә чарадан читтә калмады. Алар кулланучыларга консультация өстәле оештырып, бушлай мәгълүмати материаллар (газеталар, буклетлар) өләште.
Ярминкә уңаеннан “Түбән Кама икмәк комбинаты”ның коммерция буенча директоры фикерен дә белештек әле. “Мондый чараларда катнашу халык белән турыдан-туры аралашу, кулланучыга ризыкның составы, аның файдалы үзенчәлекләре турында җиткерү мөмкинлеге бирә”, - диде ул. Гомумән, товар җитештерүчеләр белән аралашканнан соң шундый нәтиҗә чыгарырга була: ярминкәләр, төп функцияләреннән (сәүдә итү урыны) тыш, мәгълүмат алышуда, илнең төрле төбәкләреннән килгән кешеләрнең белеме, тәҗрибәсе белән уртаклашуда мөһим роль уйный.
Чыннан да, зур ярминкәләрдә нәкъ менә шуны күрергә була да.