Төнлә алкоголь сатарга һәм салырга ярамый. Бу хактагы канунның үтәлешен башка контроль органнар белән бергә Татарстанның Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре дә күзәтә. Әлеге максаттан аларга көненә якынча 155ләп сәүдә ноктасын әйләнеп чыгарга туры килә. Кичке сәгать уннан иртәнге унга кадәр алкоголь сатуны чикләү гамәлгә кергән көннән алып, Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре хокук сачылары белән бергәләп, ярамаган вакытта алкоголь сатуның 24 очрагын ачыклады. Шуларның бишесе Казанда теркәлгән, 4 очрак Чаллы шәһәрендә, 7 очрак Әлмәттә.
Инспекторларның күзәтү нәтиҗәләреннән мәгълүм булганча, ваклап алкоголь сату белән шөгыльләнүче юридик затларның күбесе , төнлә 15 градустан югары булган спиртлы эчемлекләр сатарга ярамау турындагы мәгълүматны кулланучыларга үз вакытында җиткергән – игъланнар элеп куйган. Шулай да чикләүләр гамәлгә керүнең беренче атнасында мондый мәгълүмат булмаган 28 сәүдә ноктасы ачыкланды. Искәртүдән соң сату залларында тиешле эчтәлектәге игъланнар бик тиз арада пәйда була.
Кайбер зур сәүдә челтәрләрнә караган кибетләрдә касса аппаратларын төнлә бутылкадагы штрих-кодны укымаслык итеп көйлиләр.
Кечкенәрәк кибетләр, хәтта, эш режимын да үзгәртә: 22.00 сәгатьтә алар инде ябыла.
Төрле чаралар ярдәмендә(мисал өчен,жалюзи, ленталар белән ) алкогольле продукция сата торган бүлекләргә керү юлын ябучыла да бар.
Канунга буйсынмаучылар исемлегендә зур сәүдә челтәрләре юк диярлек.