Татарстан Республикасы зур югалту кичерә. 2016 елның 5 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең элекке җитәкчесе Алексей Николаевич Казаков 77 нче яшендә кинәт вафат булды.
Мондый кеше турында үткән заманда сөйләве бик авыр. Чөнки Алексей Николаевич – тулы бер дәвер.
Алексей Николаевич Казаковның бөтен гомере Татарстан Республикасы белән бәйле: Тәтештә туган, Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган, алтмышынчы еллар урталарында Биектау районында эшләгән.
Шуннан соң ул Мелиорация һәм су хуҗалыгы министрлыгында идарә начальнигы, министр вазыйфаларында хезмәт куйган. 1979-1983 елларда КПССның Татарстан өлкә комитеты бүлек мөдире урынбасары булып эшләгән. Яңа Чишмә районы оештырылгач, Алексей Николаевич шушы районның партия район комитеты җитәкче итеп билгеләнгән. Сиксәненче еллар урталарыннан туксанынчы елларга кадәр ТАССР авыл хуҗалыгы министры урынбасары вазыйфасын, ТАССР “Госагропром”ның җитәкче вазыйфаларын башкарган.
Алексей Николаевич 1995 елның ноябреннән башлап 14 ел дәвамында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенә җитәкчелек итте.
Алексей Николаевичның бөтен хезмәт эшчәнлеге - фидакарь хезмәт үрнәге. Шәхси мәнфәгатьләрен онытып, фәкать эш өчен янып яшәгән кеше ул. Алексей Казаков югары дәрәҗәдәге иҗтимагый бурыч хисе, хезмәт сөючәнлеге, максатка омтылышлы, кешеләргә карата таләпчән, шул ук вакытта ихтирамлы булуы белән аерылып торды. Алексей Николаевич үзе белән бергә эшләргә насыйп булган коллегалары күңеленә талантлы оештыручы, көч-энергиясе ташып торган бик акыллы белгеч буларак кереп калды.
Шулай итеп, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе А.Казаковның соңгы эш урынына әйләнде. Аны ул юктан бар итте һәм республика хәмер базарындагы хәлләрне тотрыкландыру, легаль булмаган хәмергә нокта кую максатында әлегәчә Россия Федерациясенең башка бер субъектында да булмаган эш системасы булдырды.
Алексей Николаевич Татарстан Республикасы алдындагы аерым казанышлары һәм нәтиҗәле хезмәте өчен ведомство, дәүләт бүләкләре белән бүләкләнде.
Алексей Николаевич Казаковның якты истәлеге күңелләребездә мәңгегә сакланыр.