2016 елның 7 сентябрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре куллану базарында закон бозуларны кисәтү максатыннан “Мануфактура” һәм “Шатлык” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләрендә сатучылар өчен өйрәтү характерындагы чара үткәрде.
Әңгәмә барышында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законның төп нормалары һәм РФ Хөкүмәтенең 19.01.98 ел, №55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре каралды. Халыкка хезмәт күрсәтү культурасы сатучыларның төп игътибар үзәгенә алынды.
Шулай ук сатудагы товарларга бәя белешмәлекләрен эшләү кагыйдәләре, сатучы турында һәм, сатып алучыга үзенә кирәкле товарны дөрес итеп сайлап алу мөмкинлеге тудыру өчен, товар турында мәҗбүри һәм кирәкле мәгълүматларның күрсәтелергә тиешлеге, шулай ук товарлар турында рус телендә мәгълүматлар күрсәтү зарурилыгы, төрелмәдәге товарларны һәм икмәк-күмәч әйберләрен сату кагыйдәләре буенча киңәш-табышлар бирелде. Сатудагы товарларның яраклылык срокларына һәм саклау шартлары үтәлешенә контрольлекне көчәйтү зарурилыгы сатучыларның аерым игътибар үзәгенә алынды.
Чара ахырында сатучыларга кулланучы өчен буклетлар һәм «Вестник потребителя» газетасының соңгы саннары өләшенде.