2016 елның 31 августында Әлмәт территориаль органы белгечләре Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге полиция хезмәткәрләре белән берлектә хосусый эшмәкәр Татьяна Ивановна Сафиуллинаның «Спутник» кибетендә (түбәндәге адрес буенча урнашкан: Әлмәт ш., Нефтьчеләр ур., 29А й.) “ике төрле максаттагы” 264 савыт спиртлы продукция сату фактын билгеләде. Шулай итеп, биредә барлыгы 26 литрдан артыграк спиртлы сыекча сатудан алынды.
2016 елның 31 августында Әлмәт территориаль органы белгечләре Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге полиция хезмәткәрләре белән берлектә хосусый эшмәкәр Диләрә Радик кызы Гарифуллинаның «Визит» кибетендә (түбәндәге адрес буенча урнашкан: Әлмәт ш., Сөләйманова ур., 3 й.) “ике төрле максаттагы” 33 савыт спиртлы продукция сату фактын билгеләде. 3 литрдан аз гына күбрәк спиртлы сыекча сатудан алынды.
Август аенда Баулы муниципаль районында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре Баулы районы буенча эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән уртак рәвештә, Казахстан Республикасында җитештерелеп, акциз маркалары белән тамгаланмаган алкогольле продукция ташуның 4 очрагын ачыклады. Шул рәвешле 62,5 л күләмендә алкогольле продукция әйләнештән алынды.