Алдагы көнне Әлмәттә Нефть һәм газ сәнәгате көне һәм Шәһәр көненә багышланган чаралар булып узды. Быел бәйрәм шәһәрнең төп мәйданчыгында үткәрелде. Бәйрәм уңаеннан бик бай һәм эчтәлекле программа әзерләнгән булып чыкты.
Чаралар Татарстанның нефть чыгаручыларына, туып үскән төбәгебез тарихының мөһим этапларына багышланган “Җир-ана” дигән театрлаштырылган тамашадан башланып китте. Озак та үтми, “Татнефть” компаниясенең структур подразделениеләре, кече компанияләре һәм сервис блогы хезмәт коллективлары алдынгылары сафларга тезелешеп үтте. Бәйрәм кунаклары заманча нефть техникасы, шул исәптән ГРП җайланмалары, шулай ук ретроавтомобильләр белән таныштырылды.
Чарага җыелган барча халыкны республика Президенты Рөстәм Миңнеханов, “Татнефть” гавами акционерлык җәмгыяте генераль директоры Наил Мәганов, Әлмәт муниципаль районы хакимияте башлыгы Айрат Хәйруллин котлады. Бәйрәм чаралары кысаларында төрле театрлаштырылган тамашалардан, сәнгать әйберләре, декоратив-гамәли иҗат күргәзмәләре, мастер-класслардан торган мәдәни-күңел ачу программасы халык хозурына чыгарылды. Чәчәкләр һәм шарлар белән бәйрәмчә бизәлгән сәүдә рәтләре дә оештырылды. Шул рәвешле Әлмәттә яшәүчеләр һәм шәһәребез кунакларына азык-төлек һәм башка товарларның төрледән-төрле ассортименты тәкъдим ителде.
Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре дә әлеге зур бәйрәмнән читтә калмады. Шулай итеп, бирегә җыелган халыкка, ял итү, күңел ачу, мастер-классларда катнашу белән беррәттән, куллану базары өлкәсендә үзләрен борчыган мәсьәләләр буенча киңәш-табыш алу мөмкинлеге дә тудырылды. Белгечләребез сәүдә хезмәткәрләренә сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге закон нормаларын аңлатты.
Әйтергә кирәк, Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре даими рәвештә әнә шундый өйрәтү характерындагы чаралар уздырып килә. Мондый чаралар барышында кулланучыларны, бизнес вәкилләрен һәм аларның хезмәткәрләрен кызыксындырган барлык сорауларга тулы җаваплар ирештерелә. Ә инде чара ахырында барча кешегә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә үзләрен кызыксындырган темалар буенча белешмәлекләр, кулланмалар өләшенә.