Тукай районы эшмәкәрләре белән очрашу

2016 елның 8 сентябре, пәнҗешәмбе

2016 елның 7 сентябрендә Тукай районы хакимиятендә сәүдә оешмалары вәкилләре һәм хосусый эшмәкәрләрнең Чаллы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Р.Т.Гыйззәтуллина, Чаллы территориаль органы начальнигы вазыйфаларын башкаручы Л.Р.Муллина һәм «Облако», «Вотокам», «Элекам» раслау үзәкләре вәкилләре һ.б. белән очрашуы булып узды.

Алкогольле продукция сату, алкогольле продукция сатуны ЕГАИС системасында теркәү, штрафларны үз вакытында түләү – көн тәртибенә кертелгән төп мәсьәләләр әнә шулар булды. Киңәшмәдә катнашучылар эшмәкәрләрне кызыксындырган барлык сорауларга тулы җаваплар ирештерде.

«РАР» мәгълүматларына  караганда, Тукай районында 22 сәүдә объекты алкогольле продукция сатуны ЕГАИС системасында терки икән инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International