2016 елның 3 сентябрендә Тәтеш шәһәрендә “Татпотребсоюз” җитәкчеләренең күчмә семинары булып узды. Аның эшендә Тәтеш муниципаль районы хакимияте башлыгы Р.Х.Сафиуллов, “Татпотребсоюз” идарәсе рәисе М.Г.Фәттахов, “Татпотребсоюз” карамагындагы оешмалар рәисләре, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы Тәтеш районы буенча контрольлек-инспекция бүлеге белгеч-эксперты Е.К.Сазонова катнашты.
Семинарда, “Татпотребсоюз” тармакларының 2016 елның 7 аендагы эшчәнлеге күрсәткечләреннән тыш, алкогольле продукцияне сату, авылларда алкогольле продукцияне ваклап сатуны ЕГАИС системасында теркәү мәсьәләләре дә каралды.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең белгеч-эксперты семинарда катнашучыларны кызыксындырган барлык сорауларга “Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчү) чикләү турында” Федераль закон һәм закон актлары нигезендә тәфсилле җаваплар бирде.