Татарстан Республикасында гриппка каршы прививка ясый башладылар

2016 елның 14 сентябре, чәршәмбе

 Елның-елында көзге-кышкы чорда грипп һәм йогышлы “салкын тидерү” авыруларының “баш калкытуы” күзәтелә. Барлык йогышлы чирләрнең  95%ын нәкъ менә шулар тәшкил итә.

Статистика мәгълүматларына караганда, ел саен дөньяда чама белән  500 млн кеше грипп һәм  ОРВИ йоктыра. Шуның 2 миллионы чирнең “тирәнгә” китүе сәбәпле җан тәслим кыла, шул исәптән 500 мең кеше грипптан аяк суза.

Гриппка каршы көрәшнең дөньякүләм һәм илебез тәҗрибәсе организмга нәкъ менә вакцина кертүнең әлеге каты авырудан шәхсән һәм күмәк саклану буенча иң нәтиҗәле һәм кулай чара булып торуын күрсәтә.

Әйтергә кирәк, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Аппараты һәм территориаль органнары хезмәткәрләре дә Татарстанда башланып киткән прививка ясату кампаниясендә актив катнаша.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International