Канистрдагы күчтәнәч

2016 елның 15 сентябре, пәнҗешәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына Россия Эчке эшләр министрлыгының Менделеев районы буенча бүлегеннән канистрларга тутырылган спиртлы сыекча ташу турында материал алынды.

Эш материалларына караганда, полиция хезмәткәрләре Менделеев шәһәре тирәсендәге СПВК  постында җиңел машинаны туктатып, аны тикшерү барышында спирт исе килеп торган төссез сыекча тутырылган 5 литрлы 20 канистр тапкан. Машина йөртүче үзе әйткәнчә, әлеге продукцияне Татарстаннан читтә яшәүче бер туганы, янәсе барлык туганнарына тарату өчен, күчтәнәч итеп биргән. “Канистрлардагы сыекча – аракы. Минем абыем аны ашлыктан ясый”, - дип белдергән бутлегер.  Тик, полиция хезмәткәрләре кулына эләгү сәбәпле, “күчтәнәче” белән туганнарын сөендерергә генә насыйп булмаган.

Хәзерге вакытта ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы вазыйфаи заты “киң күңелле” әлеге автомобиль йөртүчегә карата РФ КоАП  15.12 статьясының 4 өлеше буенча административ эш кузгатты. Аннан алынган продукция үрнәкләре экспертизага җибәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International