Соңгы вакытларда Чаллы шәһәрендә яшәүчеләр төнге сәгатьләрдә хәмер сатылу очракларына зарланып бик еш мөрәҗәгать итә башлады.
Шул сәбәпле төнге рейдлар үткәрелде. Алар барышында түбәндәге сәүдә объектларында “Татарстан Республикасы территориясендә алкогольле продукцияне ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына карата өстәмә чикләүләр һәм Татарстан Республикасының кайбер законнар актларын үз көчен югалткан дип тану турында” 6 март, 2015 ел, № 10-ЗРТ Татарстан Республикасы Законын санга сукмау очраклары ачыкланды: «Вечерний» кибетендә (Яңа шәһәр,1/16 й.), «Фонтан» кибетендә (Яңа шәһәр, 3/05 й.), «Совок» кибете-чәркәханәсендә (ЗЯБ, 17/26 й.), «Разливные напитки» кибетендә (ЗЯБ, д.18/32), «Хан» кибетендә (Яңа шәһәр. 27/14 нче торак йорт тирәсендә).
Сатучылары әлеге сәүдә нокталарында төнлә сыра сатканда тикшерүчеләр “кармагына” эләккән хосусый эшмәкәрләр РФ КоАП 14.16 статьясының 3 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылачак. Әлеге статья буенча 5 тән 10 мең сумга кадәр административ штраф рәвешендә җәза күздә тотылган.