2016 елның 14 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына Россия Эчке эшләр министрлыгының Яңа Чишмә районы буенча бүлегеннән легаль булмаган хәмер продукциясен ташу фактлары буенча тикшерүләр материаллары карап тикшерү һәм карарлар кабул итүгә алынды.
Полиция хезмәткәрләре Яңа Чишмә авылында «Hyundai Verna» һәм «Ваз 21100» машиналарын туктаткан. ВАЗ 21100 машинасының багажнигында этикеткалары, маркировкасы һәм товарны озату документлары булмаган 0,5 литр сыешлы 2 пластик шешәгә тутырылган спиртлы сыекча табылган. Закон сүзенә колак салмаган бу машина хуҗасы үзенең аңлатмасында Чирмешән авылында таныш булмаган берәүдән шешәсен 100әр сумнан сатып алынган әлеге шешәләргә аракы тутырылганлыгын билгеләп үткән. Ә инде Hyundai Verna автомобиле салонын тикшергәндә Россия Федерациясе законында билгеләнгән маркировкасы булмаган, Казахстан Республикасында җитештерелгән 0,5 литрлы 24 шешә Parlament аракысына юлыгылган. Продукция хуҗасы әйтүенчә, хәмерне ул Түбән Кама шәһәрендә таныш булмаган бер ир-аттан шешәсен 150 сумнан шәхсән файдалану максатында сатып алган. Полиция хезмәткәрләре ике очракта да легаль булмаган хәмер продукциясен хуҗаларыннан тартып алган.
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре легаль булмаган хәмер продукциясен ташу фактлары буенча административ тикшерүләр үткәрә.