Көз – туйлар чоры!

2016 елның 20 сентябре, сишәмбе

    Көз – муллык чоры гына түгел, матур-матур туйлар уздыру чоры да әле. Узган атнада Чалы шәһәрендә «Свет Любви» туй күлмәкләре һәм “кичке” күлмәкләр кибете үзенең “туган көнен” уздырды. Шул хөрмәткә туй күлмәкләре һәм “кичке” күлмәкләрнең яңа коллекциясе белән таныштыру булды. Бәйрәмдә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгечләре дә катнашты.

    Һәр кәләш үзенең туй тантанасына табигатьтән килгән матурлыгын тагын да калкурак итеп күрсәтердәй, образына ниндидер бер серлелек һәм назлылык өстәрдәй үзенчәлекле күлмәк сайларга тырыша.

  “Чыннан да, туй күлмәген сайлап алу – җиңел генә түгел. Кияүгә чыгырга җыенган кыздан сабырлык һәм шактый күп вакыт сорый ул, - ди салон хуҗабикәсе. - Иң кулаен, иң килешлесен эзләп табу өчен күлмәкләрне бер-бер артлы киеп караганда, туташларның барлык теләкләрен исәпкә алырга тырышабыз”.

    Кагыйдә буларак, туй күлмәген һәм “кичке” күлмәкне прокатка да алырга була.   Кулланучылар хокукларын яклау бүлеге белгечләре мондый заказны рәсмиләштергәндә түбәндәге кагыйдәләрне истә тотарга киңәш итә.

    Прокат кагыйдәләре:

   Прокатта прокат килешүләрен рәсмиләштерүнең ике схемасы гамәлдә булып килә.

1. Акча залогыннан башка гына.

Прокат килешүе ике документ нигезендә төзелә. Беренчесе – мәҗбүри документ – даими теркәлү урыны күрсәтелгән паспорт. Икенче документ булып түбәндәгеләрнең берсе санала ала:

   - чит ил паспорты;

- көч структуралары хезмәткәре таныклыгы;

- пенсия таныклыгы;

- эш урыныннан белешмә;

- хосусый эшмәкәр булып теркәлү турында таныклык.

2. Акча залогы белән.

Шәхесне раслаган теләсә нинди документ нигезендә. Клиент аренда өчен түли һәм товарның тулы бәясе күләмендә акчалата залог кертә. Прокат кассасына кертелгән акча залогы прокат килешүе шартларының үтәлешен тәэмин итүче “көч” булып тора. Мөлкәтне кире кайтарып, прокат килешүе буенча үзара исәп-хисап ясаганнан соң акча залогы клиентка кире кайтарыла.

  Прокат хезмәте күрсәтү бәясе прокат пунктында пункт администрациясе раслаган прейскурантта чагылдырыла. Прокаттагы товарлар өчен товардан файдалануның түбәндәге вакытына нигезләнгән тариф ставкалары гамәлдә булып килә : 1 тәүлек, 1 атна, 1 ай. Товарны прокатка алуның минималь срогы – 1 тәүлек. Товарны бер тәүлектән кимрәк срокка прокатка алганда, клиенттан тулы бер тәүлек өчен прокат бәясе түләтелә.

ТҮЛӘҮ, ПРОКАТНЫҢ БӨТЕН ЧОРЫ ӨЧЕН БЕР ҮК ВАКЫТТА, КИЛЕШҮНЕ ТӨЗҮ ВАКЫТЫНДА ХӘЛ ИТЕЛӘ.

  - Прокат килешүе, РФ Гражданлык кодексы нигезендә, фәкать язмача рәвештә гына төзелергә тиеш.

Товарны прокатка алганда, клиент белән прокат килешүе төзелә. Килешүгә, бер яктан, пункт хезмәткәре (кабул итүче) һәм, икенче яктан, клиент имза ала.

  Прокат килешүенә мәҗбүри кушымталар булып тора:

Товарны биргәндә:

- клиент тарафыннан прокатка алынган товарның тасвирламасыннан торган тапшыру акты;

- аренда түләве бәясенә квитанция;

- акча залогы күләменә квитанция.

Товарны кире тапшырганда:

- клиент тарафыннан тапшырылган товарның тасвирламасыннан торган кабул итеп алу акты.

 КВИТАНЦИЯЛӘР һәм КАБУЛ ИТЕП АЛУ АКТЫ прокат килешүенә мәҗбүри кушымталар булып тора. Клиент  теләсә кайсы вакытта әлеге документлар ярдәмендә конкрет килешү буенча прокатка бурычлы булмавын расларга мөмкин. Клиент прокатка алынган товарны, нормаль тузуыннан чыгып, прокат пунктында нинди халәттә бирелгән булса, шундый ук халәттә тапшырырга тиеш. Тапшыру актында күрсәтелгән барлык комплектлау әйберләренең булуы мәҗбүри. Файдалану барышында мөлкәтнең пычрануы очрагында, клиент мөлкәтне чиста килеш кире кайтару өчен чаралар күрергә тиеш. КЛИЕНТЛАРДАН ПЫЧРАК ӘЙБЕРЛӘР КАБУЛ ИТЕЛМИ.

   Тапшыру актына кул кую клиентның мөлкәттән файдалану кагыйдәләре белән танышканлыгын  һәм алга таба мөлкәттән файдалануга бәйле җаваплылыкны үз өстенә алганлыгын аңлата.

   Килешү төгәлләнгәнче һәм прокат пункты белән тулысынча үзара исәп-хисап ясаганчы прокат килешүе буенча БАРЛЫК ДОКУМЕНТЛАРНЫ САКЛАГЫЗ. Шул чагында беркем дә бәйрәмегезнең ямен  җибәрә алмаячак!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International