Азнакай шәһәр суды 51 яшьлек И. ханымга карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплаган. Шулай итеп, ул РФ Җинаятьләр кодексының 238 статьясындагы 1 өлешендә күздә тотылган җинаять кылуда (кулланучыларның гомере һәм сәламәтлеге иминлеге таләпләренә җавап бирмәгән товарларны һәм продукцияне саклау һәм сату максатында ташу) гаепле дип танылган.
Суд тарафыннан билгеләнгәнчә, И. ханым Самара өлкәсе территориясендә, эчү өчен спиртлы продукция сыйфатында алга таба сатып җибәрү максатыннан, бу продукциянең кулланучылар гомере һәм сәламәтлеге иминлеге таләпләренә җавап бирмәгәнлеген белсә дә, үз кесәсен кайгыртып, төрле төрдәге спиртлы продукция сатып алган һәм аны үзенең гаражында саклаган. Ул кылынган гамәлләрендә үзенең гаепле булуын тулысынча таныган. Суд хөкеме И.ханымга, гаепле дип танып, дәүләт кеременә 150 мең сум күләмендә штраф рәвешендә җәза билгеләнгән. Хөкем карары әлегә үз көченә кермәгән. Шуңа күрә хөкем ителгән ханым хөкем карарына шикаять белдерә ала әле.
Әнә шулай, җинаятьчеләр акча янчыкларын калынайту өчен нинди генә адымга бармый! Уяу булыгыз!