Көнчыгыш тәмләткечләре күргәзмәсе

2016 елның 21 сентябре, чәршәмбе

Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Актаныш авылында көнчыгыш тәмләткечләре ярминкәсендә катнашты.

Без дә инде, әлбәттә инде, төрледән-төрле төсләргә күмелгән, тирә-юньгә борынны кытыклаучы хуш исләр таратып торган киштә яныннан тыныч кына узып китә алмадык. Сатучының бу тәмләткечләрнең килеп чыгышы һәм аларны куллану ысуллары турында тәмләп сөйләве дә безгә гүя көнчыгыш әкиятедәй тәэсир итте.

Рәйхан (базилик), куркума, зәгъфран (шафран),  әче кайен борычы... Мондый экзотик тәмләткечләрне куллану осталыгы – аерым бер сәнгать. Әйтик, барбарис һәм зира орлыкларын салмыйча гына пешерелгән пылау чын пылау була алмый. Аш-су остасы ярминкәгә җыелган халык алдында, цирк артисты чукмарларны җиргә төшермичә һавада уйнатып торган кебек, бик тә оста итеп харчо, барбекю, кыздырма өчен әллә ничә тәмләткечне ничек  кушарга икәнен күрсәтте.

Без дә бу хуш исләргә игътибар кала алмыйча, соус белән ит әзерләү өчен Прованса үләннәреннән торган тәмләткечләр җыелмасын сатып алдык.

Кулланучылар хокукларын яклау бүлеге белгечләре ярминәгә килгән барча кешегә Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан әзерләнеп бастырылган буклетлар ( “Азык өстәмәләре турында”, “Сыйфатсыз товарлар сатып алганда, кулланучы гамәлләре”) өләште, шулай ук, кулланучылар хокукларын яклауга кагылышлы мәсьәләләр белән мөрәҗәгать итү өчен, (8552) 71-43-03 телефоны аша “Кайнар линия”гә шалтырату мөмкинлеге турында сөйләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International