2016 елның 15 сентябрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре «Уджар» кибете (түбәндәге адрес буенча урнашкан: Түбән Кама ш., Шинниклар пр., 44 «г» й.) киштәләрендә бәя белешмәлекләре тиешенчә рәсмиләштерелгән, төрле атамалардагы хәмер продукциясенең кукраешып утырганлыгын күрде.
Шулаен-шулай, әмма бу сәүдә объектында алкогольле продукцияне ваклап сатуга лицензиянең гамәлдә булу срогы алдагы көнне – 2016 елның 14 сентябрендә чыккан икән бит.
Административ тикшерү кысаларында әлеге сәүдә ноктасында 9 атамадагы 60 шешә (барлыгы 31 литр күләмендә) алкогольле продукция сатудан алынды. Әлеге закон бозу очрагы буенча «АйСу» ҖЧҖнең вазыйфаи һәм юридик затына карата РФ КоАП 14.1 статьясындагы 2 өлеше буенча административ тикшерү үткәрелә.