Авыл хуҗалыгы ярминкәләре халыкка җирле җитештерүчеләрнең продукциясе белән танышу мөмкинлеге бирә. Аннан килеп, авыл хуҗалыгы базарларындагы продукциянең бәясе дә очсызрак, чөнки сатучы белән кулланучы арасында арадашчылар юк. Ярминкәләрнең пенсионерлар һәм аз керемле гражданнар өчен үзкыйммәтенә якын бәядән җирле продукция: ит, яшелчә, бал, сөт, тәм-томнар һ.б. сатып алу мөмкинлеге тудыруы, әлбәттә инде, күңелдә канәгатьлек хисләре уятмый калмый.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре дә ярминкәләргә чыгып, бәяләрне барлый, сатып алучылар белән җирле продукциянең өстенлекләре турында әңгәмәләр үткәрә, аларга кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча киңәш-табышлар бирә.
Киштәләр янына чиратлар җыела. Халык бәрәңге, кишернең кайдан китерелгәнлеге белән кызыксына. Яшелчәнең Татарстанда үстерелгәнлеген белгәннән соң аны сатып алу теләге бермә-бер арта.
2016 елның 18 сентябрендә Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре бер кулланучы-ханымнан авыл хуҗалыгы ярминкәләренә мөнәсәбәте турында сорашты. “Мине, бәясеннән бигрәк, продукциянең сыйфаты кызыксындыра. Биредә искермәгән, черемәгән-сөрсемәгән, ГМО кушылмаган җирле продукция сатыла. Минем үзем һәм гаиләм өчен иң мөһиме – сәламәтлек”, - дип билгеләп үтте Н.ханым.
Җирле продукция сатучыларның үзләре әйтүенчә, республика тарафыннан күрсәтелә торган ярдәм җитештерүне үстерү мөмкинлеге бирә.
Әлмәттә Бөтенроссия ярминкәсе булып үтүен (14-18 сентябрьдә) дә искәртеп үтәргә онытмыйк. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре шушы ярминкәгә килеп, анда катнашучылар, шулай ук сатып алучылар белән әңгәмәләр корды. Белгечләребез кулланучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде, аларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча киңәш-табышлар бирде, кулланучыларга тәгаенләнгән белешмәлекләр, «Пульс» газетасын өләште.
Җыеп кына әйткәндә, Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләренең ярминкәләргә килеп, урыннарда гражданнарыбызга киңәш-табышлар бирүе, халык белән турыдан-туры аралашу чарасы буларак, бик мөһим. Чөнки мондый чаралар халыкка үзләрен борчыган проблемалар турында сөйләү яки ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләреннән квалификацияле киңәшләр ишетү мөмкинлеге бирә бит.
Хөрмәтле кулланучыларыбыз! Сорауларыгыз, үзегезне борчыган проблемаларыгыз булса, безгә мөрәҗәгать итегез. Бер генә сорау-мөрәҗәгатегез дә игътибарсыз калмаячак. Аларны хәл кылу – һәрвакыт Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе контрольлегендә бит!
Әйтергә кирәк, мондый очрашуларның файдасы гаять зур. Алар турыдан-туры урыннарда халыктан дөрес мәгълүматлар алу һәм гражданнарыбызга үтемле ярдәм күрсәтү мөмкинлеге бирә.