16 сентябрьдә Актаныш авылының №1 урта мәктәбендә, “Эстремистлыкка – Юк дибез!” айлыгын үткәрү чаралары планын үтәү максатыннан чыгып, “Бүгенге җәмгыятьтә террорчылык” дигән темага ачык дәрес уздырылды. “Тормыш эшчәнлеге иминлеге нигезләре” фәне укытучысы үткәргән дәрестә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре дә катнашты.
Дәрес барышында 8 сыйныф укучыларына экстремистлык төшенчәсенең нәрсәне аңлатуы, аның чагылышлары, террорчыларның кем икәнлекләре турында сөйләп үтелде.
Территориаль орган хезмәткәрләре исә балаларга “террорчылык”, “террорчы” төшенчәсенең 18 гасыр азагында Франциядә пәйда булганлыгы турында сөйләде. Якобчыларның үзләрен әнә шулай дип атап йөртүләре (әмма һәрвакыт уңай мәгънәдә!) искәртелде. Ләкин Бөек француз революциясе чорында “террорчылык” сүзенең “җинаятьче” сүзе синонимына әйләнүе аңлатылды.
Белгечләребез килеп туган гадәттән тыш хәлләрдә беренче медицина ярдәме күрсәтү һәм гражданнарның, шул исәптән мәктәп укучыларының террорчылык актларына каршы тору, әлеге хәвеф шартларында үзеңне дөрес итеп тоту күнекмәләренә өйрәнүнең мөһимлеген билгеләп үтте.
Әлеге чара, экстермистлык һәм террорчылыкка каршы кыю төстә көрәшү өчен, укучыларның аң-белемнәрен арттыру, аларда уяулык, җаваплылык, хисен үстерү максатыннан чыгып үткәрелде.