Чаллы территориаль органы белгечләре, Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чаралар үткәрү кысаларында, “Изгелек” инвалидларны реабилитацияләү үзәгендә ял итүчеләр өчен өйрәтү характерындагы семинар үткәрде.
Кулланучылар – кемнәр алар? Ни өчен кулланучыларны яклау турында аерым сөйләү кирәк? Низаг-фәлән килеп чыкканда үзеңне ничек тотарга? Үзәктә ял итүчеләр 19 сентябрьдә үткәрелгән чарада әнә шундыйрак сорауларга җаваплар табуга иреште.
Семинарның максаты иң элек ял итүчеләргә кулланучылар хокукларын яклау буенча киңәшләр бирү, аларны кирәкле дөрес мәгълүматларны мөстәкыйль эзләү күнекмәләренә, закон белән эшләү ысуллары һәм алымнарына өйрәтүдән гыйбарәт булды.
Семинарда катнашучылар күп кенә сораулар бирде. Белгечләребез аларга квалификацияле җаваплар ирештерде.
«Моннан 10 ай элегрәк телевизор сатып алган идем. Начар күрсәтә башлагач, ремонтлау өчен аны сервис хезмәтенә тапшырмакчы идем дә, чегын һәм гарантия талонын таба алмыйм. Сатып алганда телевизорга гарантия бирелгән иде. Чектан һәм гарантия талоныннан башка гына телевизорны ремонтка тапшырып буламы, әллә миңа сатучыдан документлар күчермәләрен сорап алырга кирәкме?”, - дип сорады бездән Ольга Викторовна.
“Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының 18 статьясындагы 5 пункты нигезендә, касса яки товар чегының юклыгы таләпләрне канәгатьләндерүдән баш тартуга нигез булып тора алмый. Претензия сатучыга куелырга тиеш, аны сервиска тапшырырга кирәкми. Сатып алу фактын шаһитлар күрсәтмәләре белән расларга мөмкин”, - дип аңлатты территориаль орган белгечләре.
«Телефонымны югалткач, "Евросеть" челтәреннән яңа телефон алдым. Әмма инде икенче көне үк югалткан телефонымны да таптым. Менә хәзер яңасын кибеткә кире тапшырасым килә. Әмма телефон тартмасындагы наклейкасына “пломбасы куптарылган очракта кире кабул ителми” дип язып куелган. Тик бу полмбаны телефоны миңа күрсәткән чагында кибет хезмәткәрләре үзләре үк куптарды бит. Миңа нәрсә эшләргә кала соң?”, - дип сорады үзәктә ял итүчеләрнең берсе.
«Хәтта ки телефоннан файдаланмаган булсагыз да, Хөкүмәтнең 19 гыйнвар, 1998 ел, № 55 карары нигезендә, бу телефонны башкасына алыштырып яки аның өчен түләнгән акчаны кире кайтарып булмый”, - дип җавап бирде белгечләр.
Семинар барышында ял итүчеләр үз хокукларын белүнең, алардан файдалана белүнең, кулланучылар буларак, хокукларын бозу очрагында килеп туган низаглы хәлләрне оператив төстә хәл кылу мөмкинлеге бирүен үзләштерде.
Әйе, һәр гражданинга, үз хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау өчен, куллану базары өлкәсендә РФ законнарын өйрәнү зарурилыгы бәхәссез шул.
Очрашу ахырында ял итүчеләрнең һәммәсенә кулланучылар өчен белешмәлекләр һәм «Вестник потребителя» газетасының соңгы саннары өләшенде.