Әлмәттә 200дән артыграк “фанфурик” сатудан алынды

2016 елның 21 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органында “фанфуриклар” белән сәүдә итүче эшмәкәрләргә карата административ хокук бозулар турында эшләр кузгатылды.

2016 елның 15 сентябрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә «Продукты» кибетендә (Әлмәт ш., Белоглазов ур.) “ике төрле максаттагы” спиртлы продукция  - «Горный Аромат» косметика лосьонын; «Лючия» кибетендә (Әлмәт ш., Шевченко ур.) «Хлебный» косметика лосьонын сату фактларын билгеләде.

Шулай итеп, барлыгы  200 савыттан артыграк спиртлы сыекчаны сатудан алырга туры килде. Аларның үрнәкләре экспертизага җибәреләчәк.

 “Фанфуриклар”ны сату нокталары – ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм хокук саклау органнарының даими игътибар үзәгендә. Әмма кайбер эшмәкәрләр, косметика средстволарын эчемлек урынына куллануның нинди аянычлы нәтиҗәләргә китерүен белә торып, бу продукцияне ачыктан-ачык та, киштә астыннан гына да сатуларын дәвам итә.

Административ тикшерүләр тәмамланганнан соң тиешле процессуаль карарлар кабул ителәчәк.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International