Автомобиль салонында – легаль булмаган бер тартма аракы

2016 елның 21 сентябре, чәршәмбе

 2016 елның 20 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы буенча бүлегеннән легаль булмаган хәмер продукциясен ташу факты буенча тикшерү материалы карап тикшерү һәм карар кабул итүгә кабул итеп алынды.

Эш материалларына караганда, полиция хезмәткәрләре «LADA Priora» машинасын тикшергәндә, “корыч ат”ның арткы урындыгында Казахстан Республикасында җитештерелгән 12 шешә «PARLAMENT» аракысына тап булган. Продукция хуҗасы – Әлки районында яшәүче ир-ат үзенең аңлатмасында, Оренбург өлкәсенә ял итәргә барган җиреннән шешәсен 100әр сумнан урамда бер тартма аракы сатып алганлыгын әйткән. Әлеге продукцияне өенә алып кайткан, әмма машинасын бушатмыйча, хәмерне үз ихтыяҗлары өчен шунда гына саклаган, имеш.

Хокук саклау органы хезмәткәрләренең оператив гамәлләре нәтиҗәсендә барлык продукция хуҗасыннан алынган.

Хәзерге вакытта ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре билгеләнгән үрнәктәге маркалар белән тамгаланмаган алкогольле продукцияне ташу факты буенчаа административ тикшерү алып бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International