Җәмгыятьтә экстермистлык чагылышларына каршы иң яхшы көрәш чарасы – аларны кисәтү

2016 елның 22 сентябре, пәнҗешәмбе

Ел саен 3 сентябрьдә Россиядә Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне билгеләп үтелә. Беслан һәм башка террорлык актлары корбаннарын искә алып, без ил күләмендә, шулай ук халыкара террорчылыкка каршы көрәштә, әлеге акылга сыешмаган җинаятьчел гамәлнең таралуына юл куймауда бердәмлегебезне күрсәтәбез. Террорчылыкның мәҗбүри шарты – террорлык актының җәмгыятьтә резонанс алуы.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органында ел саен толерантлыкны үстерү һәм милләтара дошманлыкны кисәтү; шулай ук террорчылык актлары корбаннарына карата (Беслан үрнәгендә) илтифат йөзеннән чаралар үткәрелә.

Быел да территориаль органда хезмәткәрләребезнең балалары арасында “Экстремистлыкка – Юк дибез” дигән рәсем бәйгесе,  балаларда бер-беренә карата толерантлык мөнәсәбәтләрен тәрбияләү һәм бу дөньяда башкалар белән үзара тыныч-тату яшәргә өйрәтү максатында әңгәмәләр уздырылды. Моннан тыш террорчылык булган очракта үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләре аңлатылды. Балаларга шулай ук саклык чаралары: зур халык төркемнәреннән ераграк булырга тырышу; кеше күп йөри торган урыннарда калдырылган шикле әйберләргә якын килмәү, мондый әйберләрне тапкан очракта – бу хакта  кичекмәстән полициягә яки зурларга хәбәр итү зарурилыгы төшендерелде. Чарада катнашкан балаларның һәммәсенә республикабызда тынычлык-татулыкның хөкем сөрүенә беркайчан да каршы төшмәү зарурилыгы турында теләкләр язылган ак шарлар бүләк ителде.

Шунысы мөһим: без әнә шундый бәйгеләр үткәреп, үсеп килүче буынны тәрбияләүдә билгеле бер уңай нәтиҗәгә ирешүгә ярдәм итәбез. Чөнки балаларда зур кызыксыну тудырган яңа эш формалары кулланабыз, хокукый культура формалаштырабыз, тирәсендәгеләргә, башка халыкларга, аларның традицияләре, гореф-гадәтләренә карата толерантлы мөнәсәбәт тәрбиялибез.

Без әлеге бәйгедә катнашучыларның рәсемнәрен карап-барлап чыкканнан соң балаларның әлеге тема буенча үз фикерләрен һәм белемнәрен кәгазьдә ничек тә яхшырак чагылдыру омтылышын күрдек. Балаларның һәммәсе бәйгегә бик җитди һәм иҗади карарга тырышканлыгын сиздек. Хезмәтләрнең һәркайсында индивидуальлелекнең, теманы ачу осталыгы, бүгенге проблемаларны белү һәм күк йөзе аяз булган тыныч илдә яшәү теләгенең ярылып ятканлыгына инандык.

Террорчылык – бер төркем адәми затларның көч куллану ярдәмендә үз максатларына ирешү омтылышыннан гыйбарәт булган бик авыр җинаять ул. Еш кына бер гаепсез кешеләр террорчылык корбаннарына әйләнә. Алар арасында, ни кызганыч, балалар да була. Хәзерге вакытта бөтен дөнья күләмендә террорчылыкка каршы хәрәкәт көчәя, теге яки бу террорчылык күренешләренә хәлиткеч төстә каршы тору һәм икенче Бесланга, икенче 11 сентябрьгә юл куймау өчен белем дәрәҗәсен арттыру омтылышы арта. Террорчылыкка каршы көрәшү генә түгел, аның килеп чыгуын кисәтү зарурилыгын да истән чыгармау мөһим. Фәкать толерантлык һәм бер-береңә ихтирамлы мөнәсәбәттә булу гына террорчылыкның социаль базасы җәелүен кисәтеп, җинаятьчеләрне җәмгыятьтә үзләренә урын табу ышанычыннан мәхрүм итәчәк. Экстремистлык чагылышларын кисәтүне булдырмауның иң яхшы чарасы да әнә шул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International