Татарстанда гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре сезоны ачылды. Узган шимбәдә алар Казаның 10 сәүдә мәйданчыгында гөрләде.
Әйтик, “Казан” агросәнәгать паркында чирмешәнлеләр үзләренең товарын тәкъдим итте. Шулай итеп, шәһәрдә яшәүчеләр биредә авыл халкыннан җыелган яшелчә: бәрәңге, суган, кишер, кызыл чөгендер сатып алу мөмкинлегенә иреште. Шулай ук Чирмешән икмәк комбинаты һәм җәмәгать туклануы оешмасы җитештергән продукция дә сатылды.
Агросәнәгать мәйданчыгына чирмешәнлеләр белән беррәттән, Аксубай авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре дә үзләренең продукциясен китерде. Шулай итеп, районның авыл җирлекләре, авыл хуҗалыгы оешмалары, хосусый эшмәкәрләр үзләренең товарларын ярминкәгә килгән халык хозурына чыгарды. Алтын көзгә охшатып бизәлгән киштәләрдә бәрәңге, кәбестә, кишер, суган, кабак, бал, ашлык муллыгы күзләрне иркәләде. Шул ук вакытта продукциянең бәясе дә шәһәр кибетләре һәм базарларындагыдан күпкә арзан иде. Шуңа күрә республикабыз башкаласында яшәүчеләр бөтен товарны диярлек бик теләп алып бетерде. Шулай итеп, аксубайлылар бер ярминкә көнендә генә дә якынча ике миллион сумлык авыл хуҗалыгы товары сатты.
Шәһәр халкы күңеленә хуш килгән көзге ярминкәнең тагын бер матур үзенчәлеге: Аксубай авыл хуҗалыгы оешмалары сәүдә мәйданчыгында өлкәннәр өчен хәйрия ашлары оештырды.