Минзәлә районында әле һаман “фанфурик”саталар

2016 елның 22 сентябре, пәнҗешәмбе

 ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына Россия Эчке эшләр министрлыгының Минзәлә районы буенча бүлегеннән “ике төрле максатта” кулланыла торган спиртлы сыекча сату турында тикшерү материалы алынды.

Эш материалларына караганда, полиция хезмәткәрләре рейд барышында спиртлы продукция, тәгаенләп әйткәндә:  99 мл сыешлы  33 савыт «Этиловый» косметика лосьонын сату фактын ачыклаган.

Хәзерге вакытта ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы вазыйфаи заты хосусый эшмәкәргә карата РФ КоАП  14.16 статьясының бер өлеше буенча административ тикшерү эше кузгатты. Сатудан алынган продукция үрнәкләре экспертизага җибәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International