Кем түләми – шуңа киләбез...

2016 елның 22 сентябре, пәнҗешәмбе

Әлмәттә суд приставлары һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре бурычлылар – административ штраф түләмәүчеләргә карата уртак рейдларның чираттагысын үткәрде. Бурычлылар арасында административ штрафны инде бик озак түләми килүчеләр дә бар.

 Рейд алдыннан бурычларын түләмәүчеләрнең исемлекләре, алардан кабул итеп алынган түләүләр суммалары тагын бер кат бик җентекләп барлана. Рейдлар барышында суд приставлары мөлкәткә, товар һәм алынган керемгә арест сала.

Бурычлы бер ханым суд приставларының “кунакка” килеп төшү сәбәбен белеп алгач, нибары  2000 сум гына түләргә калганын аңлатып, бурычын 21 сентябрьдә түлисен һәм соңыннан тиешле квитациясен суд приставларына күрсәтәсен вәгъдә итте. Бурычлыларның кайберләрен өйләрендә тотып булмады. Бу фатирлар чираттагы рейд барышында, һичшиксез, игътибар үзәгенә алыначак.

Административ штраф буенча бурычлы ике кешегә карата башкару производствосы (исполнительное производство) кысаларында мәҗбүриләү чаралары кулланылды: мөлкәтенә, тәгаенләп әйткәндә, катлаулы көнкүреш техникасына арест салынды.

Тормыш тәҗрибәсеннән күренгәнчә, мондый уртак рейдларның файдасы зур: бурычлылар шундук әҗәтләрен түләү ягын карый башлый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International