Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегеннән Чистай шәһәрендә яшәүче бер ханымның өйдә эшләнгән спиртлы сыекчаны законсыз сату фактлары буенча административ хокук бозу турында ике эш карап тикшерүгә алынды.
Закон бозу очраклары полиция хезмәткәрләренең контроль сатып алулары ярдәмендә ачыкланды. Эш материалларыннан күренгәнчә, ханым үзе куган көмешкәсенең 0,5 литрын 100әр сумнан саткан. Әле 6 сентябрьдә генә бу Т. ханымга карата ТР КоАП 2.8 статьясы буенча административ хокук бозу турында беркетмә тутырылган булса да, 13 сентябрьдә инде кабат көмешкә сатканда “кармак”ка эләккән. Көмешкәче ханым бу очракларга кадәр дә шундый ук гамәле өчен административ җаваплылыкка тартылгалаган. Димәк, ул өй шартларында эшләнеп, составында этил спирты булган продукция саткан өчен гражданнарга 3000нән 5000 сумга кадәр күләмдә административ штраф салынганлыгын кемгә караганда да яхшырак белә, дигән сүз. Тик гр Т. штрафларны җитештерүнең аерылгысыз өлеше дип саный, күрәсең. Юкса көмешкә сату буенча законсыз эшчәнлеген һаман дәвам итүен башкача аңлатып булмый. Менә инде чираттагы җәза чарасын да шуның өчен алачак ул.