“Гомер көзе”нә кергән кешеләр белән очрашу

2016 елның 22 сентябре, пәнҗешәмбе

Торак-коммуналь хезмәтләр яки сервис хезмәтләрен куллангандамы, товар сатып алгандамы яки транспортта йөргәндәме – безнең һәркайсыбыз кулланучы булып тора. Тик, кызганычка, күпчелегебез елына бер генә тапкыр булса да кулланучы буларак хокукларыбызның санга сугылмавына  юлыга. Әйтик, безгә сыйфатсыз товар яки хезмәт күрсәтү “төртелә”. Менә шундый очракларда кайберәүләребез үз хокукларын ничек яклыйсы икәнен белмичә, аптырап кала.

 2016 елның 22 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Л.И.Абдуллина, өлкән яшьтәге гражданнарны кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә агарту, хокукый яктан аң-белемнәрен үстерү, закон бозу очракларын булдырмый калу максатыннан чыгып, ТР Арча муниципаль районының “Надежда” ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының инвалидларны реабилитацияләү үзәге” дәүләт бюджет учреждениесендә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чара үткәрде. Чарада шулай ук реабилитация үзәге мөдире һәм үзәк хезмәткәрләре катнашты.

Чара башында өлкән яшьтәгеләр ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эшчәнлеге, “Халыкара өлкәннәр көне”нең килеп чыгу тарихы белән кыскача гына таныштырып үтелде. Шулай ук “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ законының аерым статьялары һәм Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре аңлатылды. Берочтан территориаль органның эш тәҗрибәсеннән мөрәҗәгатьләрне карап тикшерү үрнәкләре китерелде. Көнкүреш электроника техникасын, су фильтрларын, медицина җиһазларын, физиотерапия аппаратларын һәм төрледән-төрле башка товарларны өйдән-өйгә кереп сатып йөрүчеләрнең әби-бабайларны төп башына утыртып калдыруларына мисаллар китереп үтелде. Чарада катнашучылар, үз чиратында, үзләренең үк сыйфатсыз товарларга юлыгу тарихлары белән уртаклашты, бу җәһәттән күп кенә сораулар бирде. Яңа Кенәр авылында урнашкан сәүдә объектлары эшчәнлегеннән зарланулар күп булды.

Шулай итеп, бик җылы, ике як өчен дә кызыклы очрашу булды. Үзәккә йөрүчеләрнең һәммәсенә элемтәгә керү өчен мәгълүматлар урын алган визиткалар, кулланучылар өчен брошюралар һәм «Вестник потребителя» газетасы өләшенде.

Очрашудан соң реабилитация үзәгендә үткәрелгән чарада тискәре яктан телгә алып үтелгән сәүдә объектлары сатучылары белән аңлату характерындагы әңгәмәләр һәм кулланучылар хокукларын яклау турында закон нормаларын, товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләрен һ.б. кулланып, тәфсилле семинар-укулар уздырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International