Арча районы Яңа Кенәр авылында очрашу

2016 елның 22 сентябре, пәнҗешәмбе

2016 елның 22 сентябрендә, Халыкара өлкәннәр көне алдыннан, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Л.И.Абдуллина Арча муниципаль районының Яңа Кенәр авыл җирлегендә Сөрде авылында яшәүчеләр белән очрашты.

Очрашуда өлкән яшьтәге апа-абыйлар да катнашты. Аларның барчасына, кулланучылар буларак, үз хокукларын яклау буенча киңәшләр бирелде, кулланучы буларак, үз хокуклары санга сугылмаганда нәрсәләр эшләргә кирәклеге турында сөйләп үтелде.

Чарага җыелган халык товарлар сатып алганда иң элек нәрсәләргә игътибар итәргә кирәклеге турында файдалы киңәшләр ишетте. Сыйфатсыз товарлар сатып алуга, төрле хезмәтләр күрсәтелгәндә кимчелекләргә юлыгуга бәйле проблемалар килеп туганда Арча территориаль органына мөрәҗәгать итәргә кирәклеге, белгечләребезнең бу мәсьәләләрне хәл кылуда һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер булганлыклары  турында җиткерелде.

Авыл халкы кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә әнә шундый бик тә кирәкле мәгълүматлар ирештерүебез өчен рәхмәт сүзләрен кызганмады. Без дә, үз чиратыбызда, очрашуның эзсез калмаячагына, ирештерелгән мәгълүматларыбызның авылда яшәүчеләргә килеп туган теге яки бу мәсьәләне хәл кылуда ярдәм итәчәгенә ышанып калабыз.

Чара тәмамланганнан соң барча кешегә кулланучылар өчен белешмәлекләр, территориаль орган реквизитлары белән визиткалар һәм «Вестник потребителя» газетасының чираттагы саны өләшенде. 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International