25 сентябрь көнне Әлмәттә киң колачлы спорт чарасы – “Татарстан кроссы – 2016” узды.
Спорт бәйрәменең массакүләм физкультура-савыктыру хәрәкәтен популярлаштыру, халыкны актив ялга һәм даими рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү максатыннан чыгып үткәрелүен искә төшерик. Быел да бәйрәмгә меңнәрчә йөгерешче, шул исәптән Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре дә җыелды.
Әйтергә кирәк, спорт бәйрәменең кояшлы, искиткеч матур көнгә туры килүе генә түгел, бәлки сәламәт тормыш рәвеше тирәсендә берләшкән гражданнарның бердәмлеге турында фикер дә күңелгә рәхәт хисләр өстәде.
Үзәк мәйданга һәм якын-тирәдәге урамнарга спорт костюмнары кигән, шулай ук көндәлек киемдәге, номерлы, номерсыз төрле яшьтәге бик күп халык җыелды. аеручы яшьләр күп иде. Физик мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар да бәйрәмнән читтә калмады.
Йөгерү бәйрәме малай-кызлар, егет-кызлар, ир-атлар һәм хатын-кызлар йөзендә елмаю яки бөтен көчне ярышка бирергә тырышу, кыюлык яки спорт азарты рәвешендә, ә финишта инде, һичшиксез, шатлык-сөенеч хисләре белән чагылыш тапты.