“Тылсым”да очрашу

2016 елның 26 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре, 2016 елның 1 октябрендә Халыкара өлкәннәр көне үткәрелүгә бәйле рәвештә, Кукмара муниципаль районының “Тылсым” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә өлкән яшьтәге кулланучылар белән очрашу үткәрде. Белгечләребез үзләренең чыгышларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе, ведомствоның кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге вәкаләтләре турында кыскача гына сөйләп үтте.

Чарада катнашучыларга  “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законы нигезендә  “Кулланучылар хокукларын яклау турында” 07.02.1992 ел, № 2300-1 Россия Федерациясе Законының, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 19.01.1998  ел, № 55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләренең төп өлешләре аңлатылды.

Чарага җыелган барча кешегә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсенә кагылышлы буклетлар һәм «Вестник потребителя» газетасы өләшенде.

Ә инде сыйфатсыз товарлар сатып алуга, күрсәтелгән төрле хезмәтләр һәм башкарылган эшләрдә кимчелекләр килеп чыгуга бәйле мәсьәләләр килеп туган очракта, кулланучыларга Арча территориаль органына мөрәҗәгать итәргә киңәш бирелде. Биредә хезмәткәрләребезнең бу мәсьәләләрне хәл кылуда һәрвакыт әзер булулары искәртелде.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International