Кышка озак калмады. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына мех әйберләрен алыштыру һәм кире кайтару мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләрнең алына башлавыннан да белергә була моны. Гражданнарның сораулары асылда болайрак: “Яраксыз булып чыккан (үлчәме, фасоны ягыннан һ.б.) тунны алыштырырга мөмкинме? Сыйфатсыз мех әйберен ничек кире кайтарырга?”
Хөрмәтле кулланучыларыбыз! Мех әйберләре ваклап сату-алу килешүе буенча сатып алына торган шундый ук товар булып тора. Аермасы бары тик шунда гына: әлеге товардан елның билгеле бер фасылында гына файдаланыла, шуңа күрә гарантия срогы сату-алу килешүе төзелгән моменттан ук башланмаска да мөмкин.
Сатып алынан товар үзегезгә ниндидер сәбәпләр буенча (формасы, габаритлары, фасоны, төсе, үлчәме буенча) яраксыз булып чыкса, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының 25 статьясы нигезендә, сатып алу көнен санамыйча, 14 көн эчендә, кулланучының сыйфатлы товарга алыштыру хокукы күздә тотылган. Шул ук вакытта товарның кулланылышта булмавы, товар рәвешенең, фабрика ярлыкларының, шулай ук товар һәм касса чекларының сакланган булуы шарт. Ә инде кулланучы үзе теләгән товарга алыштыру мөмкинлеге булмаганда, сатучы аңа товар өчен түләнгән акчасын 3 көн эчендә кире кайтарып бирергә тиеш.
Җитештерүдә юл куелган кимчелек файдалану барышында ачыкланган очракта, кулланучыны “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының 18 статьясы яклый. Законның әлеге нормасы буенча кулланучы кибеткә 2 нөсхәдә претензия язарга һәм түбәндәге биш таләпнең берсен куярга тиеш:
- товардагы кимчелекләрне бушлай юкка чыгару;
- сатып алу бәясен тиешенчә киметү;
- товарны шундый ук модельдәге яки артикулдагы башка товарга алыштыру;
- сатып алу бәясен яңадан исәпләп, башка маркадагы, модельдәге шундый ук товарга алыштыру;
- сату-алу килешүен өзү.
Хәзерге вакытта төрле товарларны кредитка алу өчен сәүдә оешмасы тарафыннан бирелә торган куллану кредиты халык арасында бик нык популярлашты. Кагыйдә буларак, кредитның әле төрен бирүгә кредит килешүе кулланучылар белән турыдан-туры сәүдә оешмасында (үз чиратында, банк белән тиешле килешү төзегән оешма) төзелә.
Агымдагы елның сентябрь аенда Әлмәт территориаль органына сыйфатсыз булып чыккан чәшке тунның мех әйберләре кибетенә кире кайтарып бирелүе, әмма кибет хезмәткәрләренең банк вәкиле белән бергә кредит биргән өчен түләүне каплауны таләп итүләре турында кулланучы мөрәҗәгате алынды.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре кулланучы мөрәҗәгатен объектив төстә һәм үз вакытында карап тикшерү максатында банк вәкиленә һәм әлеге сәүдә объектының өлкән сатучысына кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законның тиешле нормаларын аңлатты:
- “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Законның 24 статьясы нигезендә, кредитка алынган сыйфатсыз товарны кире кайтару очрагында, кулланучыга әлеге товарны кире кайтару көненә кадәр түләнгән кредит күләмендә акчасы кире кайтарыла, шулай ук кредит биргән өчен түләү каплана;
- кредитка сатып алынып, үлчәме, фасоны ягыннан яраксыз булып чыккан товар өчен түләнгән акча средстволарын кире кайтару һәм сату-алу килешүен өзү турында кулланучы таләбе канәгатьләндерелгән очракта, сатучы фәкать товар бәясен генә кире кайтарырга тиеш.
Шулай итеп, хезмәткәрләребез тарафыннан башкарылган аңлату эше нәтиҗәдә сәүдә объекты вәкилләре кулланучының санга сугылмаган хокукларын торгызу буенча тиешле чаралар күрде.