Медицина учреждениесе янәшәсендә сыра саталар

2016 елның 26 сентябре, дүшәмбе

2016 елның 9 сентябрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы хезмәткәрләре  эчемлекләр шешәләреннән савытларга тутырып сатыла торган, әмма кулланучылар өчен керү-чыгу ишеге шушы ук бинада урнашкан медицина учреждениесе – стоматология кабинеты ишегеннән нибары 7,87 м ераклыкта  урнашкан (закон буенча кимендә 15 метр ераклыкта урнашкан булырга тиеш) «Пивоман» кибетендә (түбәндәге адрес буенча: Зеленодол ш., Комаров ур., 16 й.) сыра һәм сыра эчемлекләрен сату фактын билгеләде.  

Димәк, “Алкогольле продукцияне ваклап сату тыелган кайбер оешмалар һәм объектлар территорияләре чикләрен раслау турында” 29.05.2013 ел, № 1224 Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы башкарма комитеты карары таләбе санга сугылмаган, дигән сүз.

Шунысы кызык: әлеге адрес буенча бер ай элегрәк кенә, тәгаенләп әйткәндә, 2016 елның 12 августында ишегенә «Пивновъ» алтактасын элеп сыра саткан икенче бер эшмәкәр  “кармакка” эләккән иде инде. Хәзерге вакытта ул 5000 сум күләмендә административ штрафка тартылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International