Чистай шәһәрендә «Татнефть-Олимп» үзәк стадионында “Илкүләм кросс” узды.
Ярышларда укучылар һәм студентлар, предприятиеләр һәм оешмалар хезмәткәрләре катнашты. Дистанция 1000 метр итеп билгеләнгән иде. Йөгерүдә катнашучыларны теркәү стартка чыгарга 15 минут кала хәл ителде. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре дә катнашты. Территориаль орган начальнигы Саунин Александр Геннадьевич шәһәр предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләрендә эшләүче ир-атлар белән беррәттән көч сынашты. Территориаль орган хезмәткәрләре призлы урыннарны алмаса да, йөгерү көне сәламәтлегебез өчен файда китерерлек дәрәҗәдә үтте.
“Илкүләм кросс – 2016” чарасында Арча территориаль органы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе аппараты хезмәткәрләре дә катнашты әле.