Бүгенге дөньяда интернет инде күптән тормышыбызның аерылгысыз өлешенә һәм аралашуның алыштыргысыз чарасына әйләнгәнлектән, өлкән яшьтәге гражданнарыбызны да компьютерда эшләргә өйрәтү бик кирәк.
Шуны истә тотып, Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре өлкән яшьтәгеләрне компьютерда эшләү күнекмәләренә өйрәтүнең яңа “дулкыны”на кушылырга булды. Мастер-классларның төп максаты – әби-бабайларны дәүләт мәгълүмат системаларыннан һәм электрон хезмәт күрсәтүләрдән файдалану мөмкинлекләре белән таныштыру.
Менә хәзер дә, Халыкара өлкәннәр көне кысаларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органында компьютерга өйрәтү, тәгаенләп әйткәндә, компьютерда интернетка кереп эшләргә өйрәтү буенча мастер-класслар үткәрелә.
Шулай итеп, өлкән буын операцион системаларның эше турында берникадәр белемле булып, бөтендөнья “пәрәвезе”ндә “йөрү” кагыйдәләре белән танышып, төрле эзләү системаларына сорау “бирергә” өйрәнеп, Дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталына керергә һәм аның ресурсларыннан файдаланырга өйрәнгәннән соң тормышларының бүгенге этабында яңа мәгънә күреп тә сөенгәннәрдер әле, бәлки.