Менделеев шәһәрендә яшәүче бер ханым, сыйфатсыз булып чыгуы сәбәпле, кайнар суның күпме акканын исәпләү приборы өчен түләнгән акчасын кире кайтаруда ярдәм сорап, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына мөрәҗәгать итте. “Пенсионер булганлыктан, артык акчам юк. Гарантия срогы чыкмаган бит әле”, - дип сыкранды кулланучы ханым.
Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре бернинди карышусыз пенсионерга “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Законның 18 статьясы нигезендә претензия язарга булышты. Шулай итеп, берәр атна чамасы узуга, кулланучыга акчасы кире кайтарып та бирелде.
Моннан тыш Чаллы территориаль органы белгечләре әлеге мәсьәлә буенча “Кайнар линия” телефоны аша исәпләгечләрне җитештерүче – «Бетар» ПКФ ҖЧҖ белән элемтәгә дә керде. Белгечләр телефон аша клиентлар белән претензия эшенең тиешенчә алып барылуын аңлатты. Кулланучы товарны сатып алган кибеткә перетензия белән мөрәҗәгать иткәч, биредә исәпләгечләрнең сыйфатына тикшерү үткәрелә. Шулай ук исәпләгечләрнең җитештерүчесенә – гарантия хезмәте күрсәтү бүлегенә почта аша җибәрелү очраклары да булгалый. Мондый очракларда теге яки бу мәсьәлә һәрвакыт кулланучы файдасына хәл ителә икән.