Әлмәт территориаль органында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе И.А. Марченко раслаган “Экстремистлыкка – Юк, дибез!” айлыгын үткәрү буенча чаралар планын үтәү йөзеннән, хезмәткәрләребезнең балалары арасында “Без – төрле, әмма без бергә һәм барыбыз да – искиткеч!” дигән темага иҗат эшләре бәйгесе үткәрелә.
Бәйге максаты – үз-үзеңне ни рәвешле тотуны билгеләүче хокук буларак, балаларда изгелек белән явызлык арасында икесенең берсен сайлап алу хокукы турында күзаллауны булдыру; мәрхәмәтлелек һәм рәхим-шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү, үзара ярдәм күнекмәләрен, дус-ишләр һәм тирәбездәге кешеләр белән аралашуда итагатьлелек күнекмәләренә өйрәтү.
Территориаль орган хезмәткәрләре бәйгедә катнашучы малай-кызларга илебездә төрле диннәр, мәдәниятләр һәм традицияләрнең яшәп килүен һәм тирәбездәгеләрне ихтирам итәргә, бер-беребезгә булышырга, көчсезләрне якларга, ызгышмыйча-талашмыйча гына күбрәк аралашырга кирәклеген аңлатты. Рәхим-шәфкатьле һәм изге күңелле, намуслы һәм ышанычлы булырга кирәк! Хәтта кинәт кенә аңлашылмаучанлык килеп чыкса да, елмаеп куярга һәм итагатьлелек күрсәтергә! Каршы як та шул рәвешле җавап бирәсенә иманыбыз камил.Чөнки без барыбыз да – бер ил, бер планета кешеләре, дип, балаларның күңеленә толерантлык хисләрен иңдерергә тырыштык.
Әлмәт территориаль органы хөкеменә тапшырылган конкурс хезмәтләренең берсеннән өзек китереп үтми булмый. “Җир йөзендә ир-атлар һәм хатын-кызлар яши.Төрле яшьтәге, төрле халык вәкилләре алар. Әмма барысы да – искиткеч!”
Толерантлык – кешенең үзенә ошамаган башканы, әйтик, башка милләт, дин вәкилен, үз-үзен тотышы, гореф-гадәтләре башкача булган икенче берәүне ихтирам итү ул. Кеше толерантлыкка ия икән, димәк, мәрхәмәтле җан ул. Югары культуралы, гуманлы кеше ул. Толерантлык теләсә кемгә – өлкәннәргә яки нәниләргә, тән тиресенең төсе яки дине ягыннан башкалардан аерылып торганнарга ярдәм итәргә әзер булуыбызда чагылыш таба.
Толерантлык ярдәмендә җир йөзендә тынычлык хөкем сөрәчәк. Димәк сугыш булмаячак, димәк, без бәхетле булачакбыз. Барысы да үзебездән, үз-үзебезне тотышыбыздан тора. Ә аны исә бары тик кеше үзе генә үзгәртә ала.