Җитди җәза чарасы

2016 елның 27 сентябре, сишәмбе

Лениногорскида эшчәнлек алып баручы хосусый эшмәкәр Н.В.Манакова, шул исәптән хәмер базары өлкәсендә, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының гамәлдәге законнары нормаларын системалы төстә боза.

Хосусый эшмәкәр, Татарстан Республикасы арбитраж суды карары белән, административ штраф һәм спиртлы продукциясен конфискацияләү рәвешендә, РФ КоАП   14.16 статьясы нигезендә берничә тапкыр административ җаваплылыкка тартылган инде.

Лениногорск муниципаль районы башкарма комитетына һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына Н.В.Манакованың намуссыз төстә эшчәнлек алып баруы турында гражданнардан мөрәҗәгатьләр бер-бер артлы алынып кына тора. Әмма, кызганычка, хосусый эшмәкәрнең моңа исе китми: киоскында “ике төрле максаттагы” спиртлы продукция – “фанфурик”лар сатуны дәвам итә.

 Шуңа күрә Н.В.Манакова – контрольлек һәм хокук саклау органнарының даими игътибар үзәгендә. Алар “фанфурик”лар сатуга каршы көрәштә хокукка каршы килмәгән барлык чараларны кулланып килсә дә, эшмәкәр гражданнарыбызның сәламәтлеге хисабына табыш алудан ихтыярый төстә баш тартырга теләмәде.

Агымдагы елның 28 августында ТР Лениногорск  суд районы буенча №3 суд участогы җәмәгать судьясы Н.В. Манакованы РФ КоАП  19.5 статьясындагы 1 өлешендә күздә тотылган административ хокук бозуда (дәүләт күзәтчелеген (контрольлек) хәл итүче органның (вазыйфаи зат) закон бозуларны юкка чыгару турында законлы күрсәтмәсен билгеләнгән срокта үтәмәү) гаепле дип таныды. Суд, административ хокук бозуның характерыннан һәм закон бозучының  шәхесеннән чыгып, 1 ел да 6 айлык срокка дисквалификация рәвешендә җәза чарасы билгеләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International