Туган ягым – Арчам!

2016 елның 27 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органы хезмәткәрләренең балалары арасында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе  И.А.Марченко тарафыннан расланган “Экстремистлыкка – Юк, дибез!” айлыгын үткәрү буенча чаралар планының 4 пунктын үтәү максатыннан чыгып, иҗат эшләре бәйгесе игълан ителде.

“Мин яши торган шәһәр” дигән темага иҗат ителгән хезмәтләрнең берсе, тәгаенләп әйткәндә, Зөһрә Камалованың Арча шәһәренә багышлап иҗат ителгән шигыре барыбызның да күңел кылларын тибрәтергә мәҗбүр итте. Безгә шулай ук Рузинә һәм Риназ Гыйльметдиновларның “ Без – төрле, әмма без – бергә” дигән темага иҗат ителгән фотохезмәте дә  бик ошады.

Бәйгегә тапшырылган барлык хезмәтләргә зур мәгънә салынганлыгы сөендерә.

Без, үз чиратыбызда, җир шарында ТЫНЫЧЛЫК, барчабызга да сабырлык һәм РӘХИМ-ШӘФКАТЬЛЕЛЕК ТЕЛИБЕЗ!!!

Кызларыбызга исә бәйгедә уңышларга ирешүләрен теләп калабыз!!!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International