Быел Бөгелмәдә яшәүче җиде кеше хәмердән агуланып үлгән

2016 елның 27 сентябре, сишәмбе

Узган айда “Роспотребнадзор”ның ТР буенча идарәсе Бөгелмә территориаль бүлегендә хәмердән агулануның нибары бер очрагы теркәлгән.  Спиртлы эчемлектән агуланган ир-атка табиблар ярдәмгә килергә өлгереп калган. Ни кызганыч, мондый очракларның аянычлы тәмамланганнары да байтак. Ел башыннан бирле үлем-китем белән төгәлләнгән җиде очрак теркәлгән инде. Агулы метил спиртыннан һәм “ике төрле максаттагы” сыкчалардан алып, Казахстанда җитештерелгән сыйфатсыз товарга кадәр – берсеннән дә җирәнмәгән гражданнар фаҗигале статистиканы даими рәвештә тулыландырып тора.

Косметика лосьоннары халыкның эчкечелеккә сабышуында аерым бер урын алып тора.  Бөгелмәдә яшәүчеләрнең кайберәүләре 35 сум чамасы торган очсызлы сыекчаны инде күптән үз итәргә өлгергән. Аптекада чиратта басып торганда башта иң элек нәкъ менә шул фикер уяна.  Касса янында  “сөекле” препаратын сорап алучылар яки матур сүзләргә “төреп” тормыйча гына, “миңа “фанфурик” бирегез, диючеләрне күреп шаккатасың...

Организм өчен зур куркыныч белән янаган продукция – ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре игътибар үзәгендә. Алар, “ике төрле максаттагы” сыекча сатудан баш тартуларын сорап, бизнесменнарга кат-кат мөрәҗәгать итеп тора. Ведомство җитәкчесе Миләүшә Михеева әйтүенчә, мондый сыекчаны эчү үлем-китем күрсәткечен һәм сәрхуш хәлдә кылынган җинаятьләр санын арттыра.

Кызганычка, килеп туган мондый хәлләрдә әле һаман тамырдан үзгәреш юк: лосьоннар сатыла тора, гражданнарыбыз аларны ала тора. Дәүләт хезмәтләре күрсәтүләрдән файдаланучылар “Халык контроле” порталында “Спиртлы продукцияне законсыз җитештерү һәм әйләнештә йөртү” категориясенә борылып та карамый диярлек. Гәрчә тикшерү вакытында расланган хәбәр өчен 3 000 сумга кадәр акча бирү мөмкинлеге каралса да. Бәлки шуннан файдаланып та, эшмәкәр якташларыбыз кибет киштәләрен суррогаттан чистартырга атлыгып тормый.

Шулай да әлеге проблемага карата битараф калмаган  кешеләребез дә юк түгел. Август аенда полициягә Ленин урамындагы аптекаларның берсендә “ике төрле максаттагы” спиртлы сыекча сатуларына шикаять алынган. Прокуратура, Эчке эшләр министрлыгы, Дәүләт алкоголь инспекциясе вәкилләре шундук мөрәҗәгатьне тикшерергә чыгып киткән. Шикаятьтә бәян ителгән факт, чыннан да, расланган, сатучы тикшерүчеләргә товарны озату документларын да күрсәтә алмаган. Шулай итеп, продукция сатудан алынган, гаепле затларга административ хокук бозу турында эш кузгатылган.

Узган айда хокук сакчыларының уяулыгы нәтиҗәсендә  64 литрдан артыграк суррогат ияләренә барып җитмичә калган. ЮХИДИ хезмәткәрләре машиналарны тикшерү барышында Казахстан коньягы һәм аракысына да, “фанфуриклар”га да юлны япкан. Менә хәзер хәсрәт эшмәкәрләргә закон буенча бик җитди төстә җавап бирергә туры киләчәк.

Чынында хәлләр тагын да яманрак. Россиядә яшәүчеләр  хәмернең файдалы булуы турындагы уйдырмага рәхәтләнеп ышана. ТОП-9га кергән тулысынча яки өлешчә ялган фикерләрне кызык өчен генә укып карагыз әле:

№1. Илебездә шәраб эчү – традициягә кергән әйбер.

№2. Чамасын гына белеп кулланганда, спиртлы эчемлек – файдалы.

№3. Хәмер организмны җылыта.

№4. Йокы даруы кебек тәэсир итә.

№5. Спиртлы эчемлек иммунитетны ныгыта.

№6. Кыюлык өсти.

№7.  Эчкечелеккә китерми.

№8. Спиртлы эчемлек ир-атлар һәм хатын-кызларның җенес күзәнәкләренә зыян китерми.

№9. Хәмерне бер ел дәвамында кулланмау сәламәт бала тудыруга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International