Соңгы берничә ел дәвамында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре полиция хезмәткәрләре белән берлектә, имештер, Казахстан Республикасында җитештерелгән алкогольле продукция кертү һәм сатуга киртә кую буенча актив төстә эшчәнлек алып бара.
2016 елның 26 сентябрендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге икътисадый иминлек һәм коорупциягә каршы көрәш бүлекчәсе хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре белән берлектә Әлмәт шәһәренең «Белка» кибетендә косметика лосьоннарын сату фактын билгеләде. Сәүдә объектын тикшерү барышында спиртлы продукция, тәгаенләп әйткәндә: Казахстан Республикасы, Актүбә шәһәрендә «Фармацея Plus» ширкәте җитештергән, составында этил спирты күләме 75% булган, 100 мл сыешлы 95 савыт «На бруньках» косметика лосьонын саклау факты билгеләнде.
Шулай ук әлеге кибеттә алкогольле продукцияне ваклап сатуга хокук бирүче тиешле лицензиядән башка гына алкогольле продукцияне саклау һәм сату факты билгеләнде. Тикшерү барышында косметика максатындагы 9,8 литр күләмендә спиртлы продукция һәм 9,5 литр күләмендә хәмер продукциясе сатудан алынды.
Хосусый эшмәкәрнең гамәлләрендә РФ КоАП14.16 статьясының 2 өлеше һәм 14.1 статьясының 2 өлеше буенча административ хокук бозу билгеләре күренә. Аңа карата административ тикшерү алып барыла.